Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 13 сугышчы 3 полиция хезмәткәре үтерелде


Әфганстанның көньягындагы бәрелешләрдә Талибан сугышчысы дип шикләнелгән 13 кеше һәм 3 полиция хезмәткәре һәлак булды. Әфган рәсмиләре әйтүенчә, Кандаһар белән Пакстан чиге янындагы Спин Болдак шәһәрләрен тоташтыручы юлда сугышчылар тикшерү капкасындагы полиция хезмәткәрләрен үтергән. Якшәмбе көнне күрше Забул виләятендә НАТО һава һөҗүме нәтиҗәсендә Талибан сугышчысы дип шикләнелгән 7 кеше үтерелде. НАТО җитәкчелегендәге көчләр һәм полиция шулай ук Кандаһарның Жари районындагы бәрелешләрдә 6 сугышчыны үтерде.
XS
SM
MD
LG