Accessibility links

Кайнар хәбәр

2006 елда Русиядә сивил иреклекләр һәм сәяси хокуклар нык кимегән


Бу турыда Вашингтонда теркәлгән хөкүмәттән бәйсез хокук яклау оешмасы Фридом Һаусның яңа хисабында әйтелә. Хисапта цивил җәмәгать оешмалары өстеннән хөкүмәт контроленең артуы белән бергә матбугатны авызлыклауны көчәйтү былтыр Русиядә иреклекләрне тагын да киметте диелә. Фридом Һоус Мәскәү Кремленең сәяси оппозицияне көчсезләндерү, һәм төбәкләрдә үз хакимиятен арттыру тырышлыклары да Русиядә демократиядән чигенүгә китерде ди.
XS
SM
MD
LG