Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге АКШны табигый мөхитне саклау өчен җитәрлек тырышмауда гаепли


Европа Берлегенең Табигый мөхитне саклау өчен җаваплы баш вәкиле Ставрос Димас Кушма Штатларны һавага күмер газлары чыгаруны киметү өчен җитәрлек чаралар күрмәүдә гаепләде. Димас Вашингтон андый газларны киметү өчен яңа килешү әзерләү турында халыкара сөйләшүләргә тискәре мөнәсәбәтен бетерергә тиеш диде. Димас шулай ук япма тәъсире газларын киметү турындагы Киото килешүен ратификацияләмәүче Австралияне тәнкыйтләде. Димас Брүссельдә дөньякүләм җылынуның тәесирләре турындагы БМО конференциясендә чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG