Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар урам җыены үткәрде


31 март Уфа коммунистлары урам җыены уздырды. Башкала хакимияте бинасы каршындагы Ленин мәйданында узган чарада 300дән артык кеше катнашты. Урам җыенында иң кайнар чыгышны Уфа коммунистлары лидеры Радмир Янгиров ясады. Ул Русия, Башкортстан һәм Уфа җитәкчеләрен утка тотты. Чара ахырында кабул ителгән резолюциядә җир, табигать байлыклары һәм мөһим хуҗалык тармакларын халыкка кайтару, минималь пенсия күләмен 12 000 сумга җиткерү, пенсионерларны торакка һәм коммуналь чыгымнарга түләүдән азат итү һәм башка бик күп кенә таләпләр кергән.
XS
SM
MD
LG