Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Русия һәм Европа украин көчләрен үзара килешүгә чакыра


Кушма Штатлар, Русия һәм Европа Берлеге Киевта сәяси кризис тирәнәя барганда Украинаны тынычлыкка һәм компромисска чакыра. Кушма Штатлар Украинадагы көндәш сәяси көчләрне канун бозмаска, бәхәсләрне көч кулланмый гына чишәргә чакырды. Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы Югары вәкиленең сүзчесе Кристиан Һоһманн Брүссельдән Азатлык радиосына Без бу ештә катнашучы барлык сәяси партияләрне узара хезмәттәшлек итеп хәзерге сәяси вәзгыяткә тыныч чишелеш табарга чакырабыз диде. Русия тышкы эшләр министрлыгы да борчылу белдереп көнбатыш һәм көнчыгыш яклы көчләрне үзара компромисска чакырды.
XS
SM
MD
LG