Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон Русиянең каршылыгына карамастан Европада ракета калканы төзиячәк


АКШ саклану министрының сәясәт өчен җаваплы урынбасары Ерик Еделман, Русиянең каршылыгы дәвам итсә дә, Вашингтон Үзәк Европада ракета калканы төзү ниятеннән баш тартмыячак диде. Еделман әле дә бу мәсәләдә Мәскәү белән килешүгә өметләнәм дип белдерде. Русия АКШның Чехиядә радар системасы, Польшада ракеталарны бәреп төшерү системасы булдыру ниятенә кискен каршы чыга. Вашингтон мондый ракета калканы Иран кебек илләрдән килергә мөмкин ракеталарны бәреп төшерү өчен кирәк ди.
XS
SM
MD
LG