Гыйракның төньягындагы Киркүк шәһәре янында кораллы кешеләр кимендә 5 эшчене үтерде.
Җирле полиция әйтүенчә, ул эшчеләр машинада электр станциясенә эшкә барганда аларга һөҗүм булган.
Электр станйиясенең элекке мөдире дә 6 ай элек шундый ук һөҗүмдә үтерелгән иде.