Иранның парламент рәисе Тәһран тоткарлаган 15 британ диңгезчесе мәсьәләсендә Британиянең тоны үзгәрүен хуплыйбыз дип белдерде.
Сишәмбе көнне Британия хөкүмәте Иранның иминлек өчен җаваплы югары рәсмие Али Лариҗани белән ул диңгезчеләр турында сөйләшүләр алып баруын таныды.
Иран 23 мартта британ диңгезчеләрен рөхсәтсез Фарсы култыгының Иран өлешенә кергән өчен тотуы турында белдерә.
Британия исә иранлылар аларны диңгезнең Гыйрак өлешеннән алып киткән ди.