Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Европа Берлеге белән Русия арасында партнерлык сөйләшүләренә риза


Польша Европа Берлеге белән Русия арасында партнерлык килешүе турында сөйләшүләр башлауга ветосын кире алырга әзер булуын белдерде. Бу турыда бүген Брюссельдәге матбугат очрашуында Европа Комиссиясе сүзчесе Йоһаннес Лайтенбергер хәбәр итте. "Комиссиягә чыннан да Польша хакимиятләреннән Польшаның бу сөйләшүләрне башларга ризалык бирергә әзер булуы турында хәбәр килде" диде Лайтенбергер. Польша Русиянең Польшада җитештерелгән ит таварларын тыюына җавап буларак ноябрь аенда Берлек белән Русия арасында партнерлык сөйләшүләренә каршы чыккан иде.
XS
SM
MD
LG