Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атом-төш һаләкәтенә каршы урам җыены узачак


Чараны республиканың берләштерелгән оппозициясе үткәрәчәк. Эш шунда, республиканың чигендә урнашкан Чиләбе өлкәсенең “Маяк” берләшмәсендә атом-төш калдыклары җирләнә. “Маяк” 500 тонна уран һәм 70 тонна плутоний җирләү куәтенә ия диләр. Рәсми булмаган чыганаклар бүген анда 25-50 тонна чамасы атом-төш калдыгы саклануын хәбәр итә. Хиросимага 10 килограмм плутоний җитүен искә алганда, оппозициянең борчылыр урыны нигезле. “Маяк”та фаҗига булган очракта, ул 4 000 километр радиус мәйданны зарарлаячак. Ә аңа Уфага кадәр нибары 300 километр. Каршылык чарасы Ленин мәйданында урам җыены белән башланып, Ак йортка кадәр марш үтү белән тәмамланачак.Чара 14 апрельгә билгеләнде. Мөнир Вафин, Уфа
XS
SM
MD
LG