Accessibility links

Кайнар хәбәр

15 Британ диңгезчесе Ираннан Лондонга кайтты


Иранда 2 атна тоткын булган 15 британ диңгезчесе Лондонга кайтты. Кичә Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат матбугат очрашуына көтелмәгәндә британ диңгезчелеләренең ярлыканып азат ителәчәген белдергән иде. Британия премьер-министры Тони Блэр бу карарны хуплап алар бернинди килешүсез азат ителде диде. Шул ук вакытта Блэр Иран белән яңа һәм кызыклы элемтә юллары ачылды диде. Нәтиҗәдә халыкара киеренкелеккә һәм нефть бәяләренең күтәрелүенә китергән арта барган дипломатик каршылык бетте.
XS
SM
MD
LG