Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уң Көчләр Берлегенең төбәк идарәсендә тентү


Уң Көчләр Берлеге җитәкчесе Никита Белых фирканең Красноярски өлкә идарәсендә тентү бара дип бедлерде. Өлкәдә киләсе атнада җирле шура сайлаулары үтәчәк. Белых бу тентү фирканең андагы эшчәнлеген туктатты диде һәм җирле хакимиятләрне махсус сайлаулар алдыннан Уң көчләр берлегенә һөҗүм итүдә гаепләде. Белых шулай ук бүген иртән фирканең шәһәрдә эленгән реклама такталарына зыян китерелде, фиркагә каршы листовкалар таратылды диде.
XS
SM
MD
LG