Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран дипломаты Гыйракта азаплануы турында белдерә


Гыйракта тоткарланган Иран дипломаты азаплауларга дучар булганлыгы, тоткарлаучылар арасында АКШ көчләре дә булганлыгы турында белдерде. Иранның рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы җомга көнне Багдадта тоткарланган Җәләл Шәрәфинең тоткарлаучылар Гыйрак саклану министрлыгы таныклыгына ия булган рәсмиләр иде, алар Американ көчләре машиналарына утырган иде дигән сүзләрен китерә. Шәрәфи әйтүенчә, аны Багдад һава аланы янындагы бер ныгытмага алып барып гарәп һәм инглиз телләрендә сөйләшүче тикшерүчеләр аннан сорау алган. Аның әйтүенчә, сораулар Иранның Гыйрактагы эшчәнлеге тирәсендә булган. Аның әйтүенчә, сорау алу барышында аны бик каты азаплаганнар. Тәһран Гыйрак саклану министрлыгы АКШ җитәкчелегендә эшләгәнгә күрә Шәрәфине тоткарлауга американнарның да катнашы бар ди. Вашингтон моны кире кага.
XS
SM
MD
LG