Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран АКШ белән очрашырга җыенмавын белдерде


Иран, Гыйрактагы хәлне тикшергән конференциядә Кушма Штатлар белән очрашырга җыенмавы турында белдерде. Иранның рәсми мәгълүмат агентлыгы, тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мөхәммәд Али Хөсәйнинең чыгышын китерә. Ул Иранның көн тәртибендә Кушма Штатлар белән сөйләшү планы юк, дип әйткән. Бер көн елек, Гыйрак, күрше дәүләтләр министрлары һәм БМО именлек шурасының даими әгъзаләре Гыйрактагы хәлне тикшерү өчен киләсе айда Мысырда очрашачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG