Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан тотык итеп алган журналистны үтергән


Талибан тотыкны, Италия журналисты Даниеле Мастроджакоманың тәрҗемәчесен үтергән. Мастроджакомы үзе күптән түгел иреккә чыгарылган иде. Ләкин аның тәрҗемәчесе һәм машина йөртүчесе Талибан кулында калган иде. Тәрҗемәче Аҗамал Накшбанди үзе дә журналист булган. Әфганстан журналистлары берлеге башлыгы Рахимулла Самандр, бу хәл барлык әфган журналистларын куркыныч астына куя, диде. Талибан вәкилләре, тотык, Әфганстан хакимиятләре аларның таләбен үтәмәгәнгә үтерелде дип аңлатты. Талибан берничә сугышчының төрмәдән чыгарлыуын таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG