Accessibility links

Кыргызстанда протест җыеннары үтә


Кыргызстан оппозициясе сәяси реформалар үткәрү таләбе белән илнең төрле шәһәрләрендә протест җыеннары үткәрде. Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә андый җыеннар илнең төньягындагы Иссыккүл, Чуй, Талас һәм Нарын районнарында үткән. Чәршәмбе көнне шундый җыен башкала Бишкәктә дә булачак. Оппозиция президент Курманбәк Бакыевның вазыйфасыннан китүен һәм вакытыннан элек президент сайлаулары үткәрүне һәм демократик корылышны көчәйтүче конституцион реформаларны дәвам итүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG