Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран халыкара Гыйрак конференсиясендә катнашу турында әлегә хәл итмәгән


Иран киләсе айда үтәчәк Гыйрактагы иминлек мәсьәләләренә багышланучы халыкара конференциядә катнашу-катнашмау турында әле карар итмәгәнлеген белдерде. Тышкы эшләр министры урынбасары Мөхәммәт Риза Бакыри Фарсы хәбәр агентлыгына Иран әле карар итмәгән, әмма вакытында хәбәр итәчәк дип белдерде. Гыйракның күршеләре һәм Гыйрактагы хәлләргә катнашучы башка төп илләрнең бу җыены 3-4 майларда Мысырның Шәрм-әш-Шәйх шәһәрендә узачак. Бакыри Иран бу конференциянең Гыйракта үткәрелүен тели диде.
XS
SM
MD
LG