Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран атом ягулыгын сәнәгать күләмендә җитештерә алуын игълан итте


Иран атом ягулыгын инде сәнәгать күләмендә җитештерә алуын һәм дөньядагы төп көчләрнең аны туктата алмыячагын белдерә. Бүген бу турыда Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат белән Атом Энергия Идарәсе башлыгы, вице-президент Гөләм Риза Агазадә белдерде. Алар Тәһранның аз күләмдә уран баета алырлык дәрәҗәгә ирешүе игълан ителүгә бер ел тулу уңаеннан илнең үзәгендәге Натанз Уран баету корылмасында чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG