Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО тыюына карамастан Иранныŋ югары рәсмие Мәскәүдә булып кайтты


Иран үзенең Инкыйлап Сакчылары төркемендәге генерал Мөхәммәт Бакыйр Золкадрның БМО чикләүләре исемелегендә булуына карамастан бернинди кыенлыксыз Русиягә барып кайтуы турында белдерә. Бу турыда Иран дәүләт телевидениесе хәбәр итә. Эчке эшләр министрының иминлек мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Золкадр узган айда кабул ителгән БМО Иминлек Шурасы резолюциясе нигезендә читтә сәфәрдә булу тыелган 15 иранлының берсе. Бу резолюция уран баетуын туктатмаган Иранны җәзалау өчен чыгарылган иде. Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Андрей Кривцов Золкадрның Русиядә булганлыгын раслады. Кривцов БМО резолюциясе ул исемлектәгеләрне кабул итүне тыймый, ә бары тик уяурак булырга гына куша диде.
XS
SM
MD
LG