Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия Әфганстанга өстәмә йөзләрчә хәрби җибәрә


Австралия Әфганстанда Талибан гыйсьянчыларына каршы сугышу өчен өстәмә йөзләрчә хәрби, шул исәптән үзенең махсус көчләре сугышчыларын җибәрүен игълан итте. Премьер-министр Дҗон Һоуард бу ел уртасына Австралиянең Әфганстандагы барлык хәрбиләре саны 950-гә җитәчәк дип белдерде. Австралиянең яңа көчләре Орузган виләятенә җибәреләчәк. Хәзергә Әфганстанда Австралиянең 550 хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG