Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики Гыйрактан АКШ көчләрен чыгару вакытын билгеләү зарурлыгы юк диде.
Япония сәфәре барышында әл-Мәлики АКШ көчләрен чыгару вакыты Гыйрак хөкүмәтенең вәзгыятне үз кулына алырлык хәлдә булуына Ишаныч туу белән билгеләнәчәк дип белдерде.
Әл-Мәлики тагын чит ил көчләренең китүен таләп итү ул демократик хокук һәм без бу хокукны таныйбыз дип өстәде.