Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта тагын 20 кеше үтерелде


Гыйракта сишәмбе һөҗүмнәре нәтиҗәсендә кимендә 20 кеше һәлак булды. Башкаладан төньяк-көнчыгыштагы әл-Мукдадиа шәһәрендә бер интихарчы хатын бомба шартлатып кимендә 14 кешене үтерде. Башкалада Багдад Университеты янында исә машинага куелган бомба шартлап 5 кешене үтерде һәм тагын унны яралады. Багдадтагы башка бер һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булып, 15 кеше яраланды. Бүген АКШ хәрбиләре Гыйракта дүшәмбе көнне 4 солдат үлде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG