Республиканың Табигать байлыклары һәм экология министрлыгы узган елга йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Чарада Русия дәүләт Думасындагы экология комитеты рәисе Владимир Грачев та катнашты. Ул Башкортстанда тирә-як мохитне саклауга зур игътибар бирелүен белдерде.
Башкортстан Президентының Грачев белән очрашуында экология проблемалары, аларны хәл итү юллары каралды.