Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда зур протест чаралары үтә


Кыргызстан премьер-министры Алмаз Атамбаев чәршәмбе көнне хөкүмәт бинасы янында җыелган протест митингында чыгыш ясады. Атамбаев парламент яңа конституциә өлгесен карый диде һәм тагын бер мәртәбә яңа конституция гамәлгә кергәннән соң вазыйфасыннан китәргә вәгъдә бирде. Конституцион реформалар үткәрүне һәм президент Курманбәк Бакыевның вазыйфасыннан китүен таләп итүче бу митингка 10 меңнән артык кеше җыелды. Аны оештыручылар протест чаралары президент үз вазыйфасыннан киткәнче дәвам итәчәк ди.
XS
SM
MD
LG