Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламентында шартлаудан 2 депутат үлде


Гыйрак башкаласының нык сакланган яшел зонасында парламент бинасында шартлау булды. Дәүләт телевидениесе ул шартлаудан 3 кеше, шул исәптән парламентның 2 әгъзасы һәлак булды, унлап депутат яраланды дип хәбәр итә. Шартлау депутатлар төшке ашта чакта парламентның ашханәсендә булганга охшый. Бүген парламент утырышы бара иде. Азатлыкның Ирекле Гыйрак радиосы хәбәрчесе Ләйлә Әхмәт парламенттан чыгып барганда ул шартлау тавышын ишеткән. Без парламент бинасыннан чыгып барганда бина көчле шартлаудан дер-селкенде. Аннан без шартлауның бина эчендә булганлыгын белдек, әмма безне кире кертмәделәр, каты иминлек чаралары башланды. Андагы кешеләргә, хезмәткәрләргә һәм журналистларга парламент бинасыннан чыгу тыелды диде Әхмәт. Гыйракның нык сакланучы Яшел Зонасында Гыйрак хөкүмәте, президент идарәсе, парламент, һәм Югары җинаятләр мәхкамәсе урнашкан. Шунда ук АКШ һәм Британия илчелекләре. Тигрис елгасы буендагы Яшел Зона 10 чакрым озынлыктагы иминлек дивары белән әйләндереп алынган һәм анда нык сакланучы тикшерү капкалары аша гына кереп була.
XS
SM
MD
LG