Accessibility links

Бишкәктә митингка меңнәрчә кеше чыкты


Кыргызстан башкаласында 5 көн элек башланган протест митингына бүген берничә мең кеше җыелды. Алар вакытыннан элек президент сайлаулары үткәрүне һәм конституцион реформалар үткәрүне таләп итә. Оппозициядәге Кыргызстанның Мул Киләчәге Өчен Берләшкән Фронт җитәкчесе, элекке премьер-министр Феликс Кулов кичәге демонстратсиядәге бәрелешләр өчен хакимиятләрне гаепләде. Кулов шулай ук Берләшкән Фронт президент Курманбәк Бакыевның кичекмәстән хакимияттән китүен таләп итә диде.
XS
SM
MD
LG