Гырак башкаласында бомбалар шартлап кимендә 35 кешене үтерде, дистәләрчә кешене яралады.
Шимбә көнне Кербала шәһәрендә интихарчы машинада бомба шартлатып 42 кешене үтергән иде.
Бүген Британия саклану министрлыгы Багдадтан төньякта министлыкның 2 боралагы төшеп җимерелүе, 2 британ хәрбиенең үлүе турында белдерде.
Беренчел хәбәрләр боралакларның очраклы казага юлыгуы турында сөйли диелә.