Accessibility links

Израиль һәм Польшада дөнья сугышында һәлак булган 6 миллион яһүдне искә алдылар


Израиль бүген икенче бөтен дөнья сугышында һәлак булган 6 миллион яһүдне искә алды. Казан вакыты белән көндезге сәгать 11дә, урамда хәрәкәт 2 минутка тукталды. Йерусалимдагы Яд Вашем гыйбәдәханәсендә искә алу чарасы узды. Польшада Аушвиц лагерендә меңләгән яшь кеше ел да үтә торган Һолокост йөрешенә җыулды. Аушвицта сугыш вакытында бер миллион 100 мең яһүд юк ителгән.
XS
SM
MD
LG