Пакстан хөкүмәте БМО Качаклар программасына теркәлмәгән әфган качакларын илдән куа башлады. Мәҗбүри департация 16 апрель көнне башланган. 2002нче елдан бирле Пакстаннан үз теләкләре белән 3 миллионга якын әфган кешесе киткән. 2 миллионнан артык әфган качагы – 2009 елга кадәр теркәлү таныклыклары алган. Дистәләгән мең әфган кешесе Пакстанда канунсыз яши.