Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Һылукай-2007” бәйгесе үтте


Башкорт сылуларының “Һылыукай -2007” бәйгесе булып узды. Анда 12 кыз катнашты. Гран-прины Уфада яшәүче Таңчулпан Сираҗетдинова яулады. Татар сылуларының “Нәүруз -2007” бәйгесе узачакмы? Без бу турыда “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Азат Баязитовтан белешергә булдык. Ләкин аны тоту мөмкин булмады. Баксаң, яшьләр берлеге әгъзаларының да аны тота алганнары юк икән. Бу турыда берлекнең элекке рәисе, бүгенге көндә идарә әгъзасы булган Зәлия Хәсәнова белдерде. Ул рәиснең идарә утырышы җыймавын, чаралар үткәрмәвен белдерде. “Аны алыштыру да мөмкин түгел, чөнки яңа идарәдә күпчелек Башкортстанның яшьләр эшләре дәүләт идарәсе хезмәткәрләре”,— диде Зәлия Ахунова.
XS
SM
MD
LG