Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Белградта Косово турында сөйләшүләр үткәрә


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров пәнҗешәмбе көнне Белградта Сербия рәсмиләре, шул исәптән президент Борис Тадич, премьер министр Воислав Коштуница һәм тышкы эшләр министры Вук Драшкович белән очрашып Сербиядән аерылырга теләүче Косовоның тәгаен статусын билгеләү мәсьәләсе турында сөйләшәчәк. Сербия БМОның Косовога халыкара күзәтү карамагында бәйсезлек бирү планына каршы чыга һәм БМО Иминлек Шурасында вето хокукына ия булган Русия моңа мөмкинлек бирмәс дип өтемләнә.
XS
SM
MD
LG