Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада президент тарафарлары Конституцион Мәхкамәгә юлларны япты


Украина башкаласында меңнәрчә кеше Конституцион Мәхкамәгә керү юлларын ябарга маташты. Премьер-министр Виктор Януковичка каршы чыгучы 6 меңләп кеше хәкимнәргә мәхкамә бинасына керергә комачаулап президент Виктор Ющенконың парламентны тарату турындагы фәрманын карауны кичектерде. Милиция кулга кул тотынып хәкимнәргә эш урынына керү өчен аралык ачты. Мәхкамә эше бер сәгать чамасы соңарып башланды. Баш хәким Иван Домбровский 18 хәкимнең 16-сы бар дип белдерде. Ющенко тарафдарлары бу мәхкамә артык ришвәтчел, алар гадел хөкем чыгармыячак ди. Ющенко яклы демонстрациядә катнашучыларның берсе Азатлык радиосына "Без Конституцион Мәхкамә ришвәтчел дип, халыкка сайлаулар үткәрү һәм бу төркемне алып ату мөмкинлеге бирергә теләми дип исәпләгәнгә күрә монда җыелдык. Без президентның парламентны тарату карары үтәлеп яңа сайлаулар үткәрелгәнчегә кәдәр монда булачакбыз" диде. Ющенко мәхкамәгә юллаган хатында хәкимнәрнең берсе Сюзанна Станикка кабул ителәчәк карарга тәэсир итү максатында 12 миллион долларлык милек бирелгән дип белдерде. Станик бу гаепләүне кире кага, Украина прокуратурасы да бу гаепләв нигезсез ди. Мәхкамә бинасы янына 2 меңләп Янукович тарафдары да җыелды. Апрель башында президент парламентны таратып май ахышына яңа сайлаулар үткәрергә фәрман биргән иде.
XS
SM
MD
LG