Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз хөкүмәте оппозиция митингларын тыйды


Узган төндә Бишкәктә милиция белән демонстрациячеләр арасында бәрелешләр булганнан соң хөкүмәт оппозициягә митинглар үткәрүне тыйды. Оппозиция активистлары президентның хакимияттән китүен һәм конституцион реформалар үткәрүне таләп итеп 11 апрельдән бирле дәвамлы протест чаралары үткәреп килә. Бүген иртән Кыргыз иминлек хезмәтләре оппозицион Әр-Намыс фиркасе бинасында булып 2 бәйсез газетның бүгенге чыгарылышларын алып китте. 24.кг исемле бәйсез хәбәр агентлыгының интернет сәхифәсенә дә киртә куелды.
XS
SM
MD
LG