Гыйрактагы АКШ хәрбиләре Багдадның шыгый өлешендәге сөнни утравын аеру өчен 5 чакрымлы дивар төзүен белдерде.
Хәрбиләр бу мәзһәбара бәрелешләргә чик кую максатындагы яңа стратегиянең мөһим өлешләреннән берсе ди.
Шәһәрнең Азамия өлеше дивар белән уратып алынганнан соң аңа керү капкаларын Гыйрак хәрбиләре саклыячак.
АКШ һәм Гыйрак хәрбиләре һөҗүмнәргә юл куймау өчен элегрәк Багдадның төрле өлешләрендә төрле киртәләр булдырган иде. Әмма монысы шәһәрне мәзһәбкә карап бүлүнең беренче очрагы булырга охшый.