Accessibility links

Гейтс Багдадта очрашулар үткәрә


Кичә көтелмәгәндә Гыйракка килгән АКШ саклану министры Роберт Гейтс АКШның Гыйрактагы хәрби катнашлыгы чикләнмәгән түгел диде. Гыйракка килү белән ул Фәллүҗә шәһәре янындагы хәрби ныгытмада АКШның Гыйрактагы югары хәрби җитәкчеләре белән очрашты. Ул шулай ук Гыйрак җитәкчеләрен сәяси татулыкка тизрәк ирешергә һәм нефть керемнәрен бүлешү турында канун чыгарырга чакырачагын әйтте. Бүген Гейтс Багдадның нык сакланучы яшел зонасында премьер-министр Нури әл-Мәлики белән очрашты.
XS
SM
MD
LG