Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта АКШ һәм Польша хәрбиләре һәлак булды


Багдадның көняк көнчыгышында, юл кырыена куелган бомба шартлавы нәтиҗәсендә, бер АКШ хәрбие үлде, икесе яраланды. Дивания шәһәре үзәгендә узган төндә бер поляк хәрбие тагын бер шартлауда хәлак булды. Көч куллану бүген дә дәвам итә, Багдад янында көньяктагы Садр шәһәрендә, бер микроавтобуста бомба шартлап 3 кеше үлде. Багдадтан 290 чакрымда, төньяктагы Киркүкта исә, коралланган бер кеше өйгә һөҗүм итте, 2 кыз баланы, ата-аналарын үтерде.
XS
SM
MD
LG