Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кулов Кыргызстанның иминлек хезмәтенә чакырылды


Кыргызстанның иминлек хезмәте бүген, оппозиция юлбашчысы, елекке премьер-министр Феликс Куловтан бу атнада урам җыеннары мәсәләсендә сорау алды. 19 апрель пәнҗешәмбе көнне урам җыенында катнашучылар хөкүмәт бинасын саклаган милициягә шешәләр һәм ташлар аткан иде. Кулов милли иминлек комитетында булганда бина каршына аның йөзгә якын тарафдары җыелды. Кичә иминлек хезмәте оппозиция газеты чыгучы нәшриятка барып басмаларны кулга алды. Нәшрият үзәге АКШның Фридом Хаус исемле хөкүмәттән бәйсез оешма ярдәме белән эшләп килә. Американ дәвләт департаменты иминлек хезмәтенең бу гәмәлен тәңкиләп чыкты.
XS
SM
MD
LG