Израиль премьер-министры Эһүд Олмерт, Иранга карата хәрби чаралар түгел, ә дипломатия яклы булуы турында белдерде. Иран тирәсендәге атом низагын дипломатик юллар белән чишүгә халыкара җәмәгатьчелекнең дә катнашуы – файда китерәчәк, диде Олмерт. Бүген Тәһранда, Иран тышкы эшләр министрлыгы матбугат вәкиле Мөһәммәд Али Хөсәйни, Иран атом программасын туктатмаячак, дип кабатлады. Чәршәмбе, 25 апрель көнне Иранның Милли Иминлек Шурасы секретаре Али Лариҗани Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Хавьер Солана белән очрашачак. БМО Иминлек Шурасы инде 2 тапкыр Иранны атом программасын туктатмаганы өчен чикләүләр кертте. Тәһран программаның тыныч максатларда тәррәкый итүен белдерә, Көнбатыш, Иранны атом коралы ясауда гаепли.