Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Иранга чикләүләр кертә


Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары бүген Люксембургта үткән очрашуда, Иранга рәсми рәвештә чикләүләр кертергә килеште. Бу чикләүләр БМОның Иминлек Шурасы карары нигезендә кертелә.

Берүк вакытта Берлекнең тышкы сәясәт җитәкчесе Хавиер Солана Иранның атом програмы турындагы сөйләшүләрнең яңартылачагын хәбәр итте. Чәршәмбедә Анкарада ул Иран вәкиле Али Лариҗани белән очраша. Лариҗани Солананы "шартлар куймаска", "яңа фикерләр" алып килергә чакырды.
XS
SM
MD
LG