Башкортстан һәм Татарстан халыклары исеменнән бүген Мортаза Рәхимов һәм Минтимер Шәймиев, сишәмбе кәнне вафат булган Русиянең беренче президенты Борис Ельцин хатыны Наина Ельцинага кайгы уртаклашу хатлары җибәрде, дип хәбәр итте ике президентның матбугат хезмәтләре. Республика җитәкчеләре икесе дә Ельцинны яхшы белгәннәрен әйтте. Рәхимов, "1999 елда Ельцин президент вазыйфасыннан киткәндә, Русияне саклагыз, дип әйтте, һәм без аны сакларга тиеш," диде. Шәймиев, Ельцинның Русия тарихында зур урын алып торганын белдерде.