Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы төркеме Европага бара


БМО Иминлек Шурасы Косово планын тикшерер өчен Европага үз вәкилләрен җибәрә. Иминлек Шурасының 15 әгъза илләрен вәкиллек иткән төркем Брюсселдә НАТО һәм Европа Берлеге вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Аннан соң, вәкиллекнең Белградта планны кире кагучы Сәрбия вәкилләре белән, шуннан Приштинада бәйсезлекне таләп итүче Косово албаннары белән сөйләшүе көтелә. БМО Иминлек Шурасында Косово статусы мәсәләсендә тавыш бирү май яки июнь аенда булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG