Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран "яңа фикерләр" көтә


Анкара – Иранның атом сөйләшүләрендә вәкиле Али Лариҗани бүген Анкарада Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Хавьер Солана белән бер өстәл артына утырыр алдыннан, аннан "яңа фикерләр" көтүен белдерде.

"Телефон аша сөйләшүләрдә Солана әфәнде миңа кайбер фикерләр булуын әйтте. Без бу мәсьәләне эчкерсез сөйләшүләр белән хәл итү ягында. Ләкин каршы тараф, өстәмә шартлар куеп, сөйләшүләргә киртә салды" диде Иран вәкиле.

Әммә Солананың сүзчесе Кристина Галлах, халыкара җәмәгәтчелекнең карашында бер үзгәреш тә юк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG