Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта мәсхәб-ара үтерешләр кимеми


Багдад – Берләшкән Милләтләрнең Гыйракка ярдәм итү төркеме бүген игълан иткән хисапка күрә, Багдадта ике ай дәвам иткән тынычлык урнаштыру гәмәлләренә карамастан, мәсхәбара үтерешләр әле дә кимеми. Төркем вәкиле Сәет Үрәкат сүзләренчә, корбаннар санын төгәл әйтеп булмый, чөнки Гыйрак рәсмиләре, бу мәгълүмәтне ябып тота:

"Соңгы хисапта, элеккеләреннән айрымалы буларак, сәләмәтлек министрлыгы һәм Багдад медицина институты туплап барган үлем очраклары кертелмәгән. Гыйрак рәсмиләре безгә аларны бирми" диде төркем вәкиле.

Сәет Үрәкат сүзләренчә, хөкүмәт төркемне корбаннар санын күпертү ниятендә гаепли. Төркемнең соңгы хисабына күрә, Гыйракта яшәү шартлары начарая бара, халыкның 60%-ты эшсез, 54%-ты – көненә 1 долларга яши.
XS
SM
MD
LG