Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгрессмен вице-президент Чейнины урынынан алырга чакыра


Вашингтон – Конгрессның вәкилләр пулаты вәкиле Деннис Куцинич вице-президент Дик Чейнины урыныннан алу эшен башларга чакырды. Ул Чейнины, Гыйракта сугыш башлату өчен, ялган мәгълүмат куланнуда гаепләде:

"Дик Чейни Гыйракка каршы көч куллануны аклау өчен, Сәддамның күпләп үтерү коралы турында ялган мәгълүмат китереп, американ халкын һәм Конгрессны махсус рәвештә саташтырды" диде Конгресс вәкиле.

Килгән хәбәрләргә караганда, Чейнига импичмент белдерү тәкъдиме Конгресста зур хуплау тапмаска мөмкин. Куцинич киләсе ел президент сайлауларында демократлар намзәте булу өчен көрәшә.
XS
SM
MD
LG