Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тукай бүләкләре ияләре игълан ителде


Казанда шигъриять бәйрәме үтте. Чара гәдәттәге урында Габдулла Тукайның һәйкәле янында, барды Мәдәниять министры Зилә Вәлиева Габдулла Тукай бүләген бирү турындагы Президент карары белән таныштырды. 2007 елгы Тукай бүләге “Иске сәгать дөрес йөри” дигән проза әсәрләре җыентыгы һәм “Ядькәр” җырлар китабы өчен язучы Разиль Валиевка, кыллы уен кораллары өчен иҗат ителгән симфонияләр өчен композитор Рәшид Калимуллинга, "Тукайга мәхәббәт" дигән сынлы композицияләр өчен Рада Нигматуллина, Нигматуллина Марина, Рогожина Изабелладан торган авторлар төркеменә бирелде.
XS
SM
MD
LG