Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русиядән аңлатмалар сорый


НAТО башлыгы Яап де Хооп Схефер, Русия президенты чыгышында әйтелгән бер мәсьәләдә аңлатмалар бирүне сорады. Владимир Путин Русиянең коралны контрол итү килешүен үтәвен туктатып торуы һәм аның НАТО тарафыннан үтәлмәве турында белдерде . Русия Президенты чыгышына җавап биреп, Схефер НАТО коралны контроль итү килешүен үти, диде. Бүген Ослода булган тышкы эшләр министрлары очрашуында Схефер, Русия министры Сергей Лавров президентының сүзләрен аңлатып бирер дип өметләнәм, диде. Коралны контрол итү турындагы килешү 1990 елда НАТО һәм елекке Варшау килешүенә кергән илләр тарафыннан расланган иде. 1999 елда, Варшау килешүе таркалу һәм НАТОның киңәүе сәбәпле әлеге килешү үзгәртелде. Беларус, Казакстан, Русия һәм Украина әлеге үзгәретелгән килешүне имзалады. НАТО үзәгертелгән килешүне Русиянең Грузия һәм Молдовадан гаскәрләрен чыгарган очракта гына имзалаячагын белдерә.
XS
SM
MD
LG