Женева – Берләшкән Милләтләр оешмасы мәглүматенә караганда, Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азиядә миллионлаган кеше мохтаҗлыкта яши. Төбәктәге икътисади үсешкә карамастан, Үзәбәкстан, Әрмәнстан, Грузия, Кыргызстан, Таҗыкстанда халыкның яртысы көненә 2 долларга яши. Аеруча балалар авыр хәлдә. Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азиядә ел саен 200 меңнән артык бала 5 яшенә дә җитми вафат була.