Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эмнести Интернэйшенл Кытайны кеше хокукларын бозуда гаепли


Халыкара хокук яклау оешмасы Эмнести Интернэйшенл Кытайны кеше хокуклары стандартларын бозуда гаепли. Бүген игълан ителгән Кытай турындагы еллык хисабында Эмнести Кытай киләсе елда үтәчәк Олимпия уеннарын тыныч каршылык белдерүчеләрне иминлек хакына дип бастыру өчен файдалана диелә. Шул ук вакытта Эмнести Кытай хөкүмәтенең матбугат иреген арртыручы һәм үлем җәзасына каршы гамәлләренә хуплау белдерә.
XS
SM
MD
LG