Accessibility links

Кайнар хәбәр

Естониядә урам җыеннары тыелды


Эстония рәсмиләре бүгеннән башлап 11 Майга кәдәр башкалада урам җыеннарын тыйды. Таллинндагы совет солдаты һәйкәле башка урынга күчерелү сәбәпле узган атнада анда чуалышлар кабынган иде. Нәтиҗәдә бер Русия ватандашы үлгән, 150-ләп кеше яраланган. Дүшәмбедә һәйкәл хәрби зиратка күчерелде. Бүген йөзләгән кеше анда килеп һәйкәлгә чәчәкләр салган. Узган төн чуалышлар булмаган.
XS
SM
MD
LG