Accessibility links

Кайнар хәбәр

АК партиясе вакытыннан алда сайлаулар тәкъдим итә


Төркиянең хакимияттәге Гаделлек һәм Тәрәккият (АК) партиясе 24 йюньдә вакытыннан алда сайлаулар үткәрү тәкъдимен хуплады. Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган бу тәкъдимне оппозиция шөбхәләренә җавап буларак ясады. Илнең дөньяви төзелешен яклаган оппозиция хәзерге тышкы эшләр министры, исламчы партия вәкиле Абдулла Гүл киләсе президент булып сайланса, Төркия дөньяви юлдан тайпылыр, дип шикләнә.

Кичә Конституция мәхкәмәсе парламентта үткән беренче тур тавыш бирү нәтиҗәләрен көчтән чыгарды.

Ердоган, шулай ук, президентны парламент түгел, ә халык сайласын дигән тәкъдим ясады. Конститусияне үзгәртү өчен АК партиясенә парламентта тавышланың 2/3-сен җыярга кирәк булачак.

Европа Комиссиясе Төркия хәрбиләрен сәяси низагка катышмаска чакырды. "Европа Берлеге иреклек, демократия, кеше хокукларын ихтирам итү, канунчылык һәм дә халык вәкәләтенең хәрбиләрдән өстенрәк булуына нигезләнгән. Әгәр Төркия Берлеккә керергә тели икән, ул бу принципларны ихтирам итергә тиеш" диде Еврокомиссия вәкиле Йоһаннес Лайтенбергер.

Европа комиссиясе Төркиядә вакытыннан алда сайлаулар үткәрү тәкъдименә хуплау белдерде.
XS
SM
MD
LG